«Баюн варислары»: танып белү-уен программасы (6+)
3 февраль көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Баюн варислары» дигән танып белү-уен программасы уздырды. Чарада 29 нчы гимназия укучылары катнашты. Иң башта китапханәче песиләр турында сөйләде. Балалар песи һәм кеше арасында үзара мөнәсәбәтләр үсешенең меңьеллык тарихы турында белде, «Без песиләр турында нәрсә беләбез», «Дүрт аяклы дусларыбыз турында мәкальләр һәм әйтемнәр» бәйгеләрендә, «Песиләр – китап һәм фильмнар геройлары» викторинасында катнашты. Балалар, берсен-берсе уздырып, үз песиләре турында сөйләде. Аларның үз йорт хайваннарын бик яхшы белүләре ачыкланды. |